news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавирус кичергән кешеләрнең күбесенчә нинди чирләр белән авыруын әйтте

Заурбек Шугушев шулай ук савыкканнан соң беренче өч атнада инфаркт һәм инсульт барлыкка килү куркынычы зур булуы хакында кисәтте.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе күбесенчә кан тамырлары һәм йөрәккә зыян сала. Пациентлар шулай ук хәл китүгә зарлана, дип искәртте табиб-кардиолог, «РЖД-Медицина» вакытлы Covid-стационары җитәкчесе Заурбек Шугушев. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Йөрәк-кан тамырлары системасында өзлегүләр барлыкка килүгә караганда, хәлсезлек, буыннар, баш авыртуы һ.б. симптомнар озаграк сакланырга мөмкин. Коронавирус нерв системасына бик яхшы үтеп керә һәм анда күп айлар яшәргә сәләтле», - диде Шугушев.

Аның сүзләренчә, һәр кешенең коронавируска реакциясе индивидуаль һәм ул организмның гомуми халәтенә бәйле. Әмма әлеге авыруның барлык органнарга зыян китерүе расланган инде.

«Коронавирус инфекциясе вакытында организмда системалы ялкынсыну башлана һәм бу процесс кан тамырлары системасында барганда ялкынсыну тромблар хасил булуга китерә. Без коронавирустан дәвалана алсак та, кан тамырларындагы ялкынсыну әле бик озак сакланырга мөмкин», - дип аңлатты табиб.

Эксперт шулай ук савыкканнан соң беренче өч атнада инфаркт һәм инсульт барлыкка килү куркынычы зур булуы хакында кисәтте.

РФ Президенты Владимир Путин «Спутник V» вакцинасының коронавирус инфекциясенең омикрон-штаммына каршы нәтиҗәле булуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100