news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган

Диагностика башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 11 878 тапкыр куелган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган. Пациентларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«17 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (36 кеше), 50-60 (19 кеше) һәм 60-70 яшь (17 кеше) аралыгында ачыкланган.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (55 очрак) әйдәп бара. Чаллыда – 11, Түбән Кама районында тугыз очрак ачыкланган.

Диагностика башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 11 878 тапкыр куелган. 10 416 кеше (шуларның 76сы – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot