news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якын көннәрдә Татарстанда коронавируска каршы препаратларны бушлай бирә башлыйлар

Түләүсез терапияне коронавирустан өйдә дәваланучы пациентлар алачак.

Якын көннәрдә Татарстанда коронавируска каршы препаратларны бушлай бирә башлыйлар

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Тиздән Татарстан даруханәләрендә яңа коронавирус инфекциясенннән билгеләнгән препаратларны өйдә дәваланучы пациентларга бушлай бирә башлаячаклар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без бу юнәлештә актив эшлибез һәм якын көннәрдә әлеге даруларны бирә башлаячакбыз дип уйлыйм. Халыкның бушлай нигездә тиешле терапия алуын үзебез дә бик көтәбез», - дип искәртте спикер.

Министр ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта ведомство тиешле барлык процессларны җайга сала. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы волонтерларны да актив җәлеп итә.

Татарстанда коронавирусны өйдә дәвалау өчен билгеләнгән препаратларны даруханәләрдә ноябрь урталарында бирә башларга планлаштырганнар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot