news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 123 кешегә җитте

Республикада коронавирус йоктырган тагын ике пациент вафат булды.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 123 кешегә җитте

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлде», - дип искәрттеләр министрлыкта.

1954 елгы ир-атны йогышлы авырулар госпиталенә «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенәю фонында аның хәле тагын да начарланган.

Вируслы пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән 1974 елгы ир-ат хроник авырулардан интеккән.

Ике очракта да патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә вирус идентификацияләнгән, дип искәрттеләр ведомствода.

17 ноябрьгә Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән барлыгы 123 үлем очрагы теркәлде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100