Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия халкына «ЭпиВакКорона» препараты бушлай булачак
«Вектор» үзәге директоры препаратны экспортлау күпләп җитештерелгәннән соң гына мөмкин булачак», - дип белдерде.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» үзәге тарафыннан эшләнгән коронавирус инфекциясеннән «ЭпиВакКорона» препараты барлык россиялеләр өчен бушлай булачак. Ул коммерция сатуына чыкмый, дип хәбәр итә «Известия».
«Роспотребнадзорның «Вектор» вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге тарафыннан җитештерелә торган бөтен вакцина Россия гражданнары өчен түләүсез булачак, бу вакцинаны коммерцияле сату турында сүз дә булырга мөмкин түгел», — дип белдерде үзәк директоры Ринат Максютов.
Моннан тыш, ул препаратны экспортлау тиешле доза булдырылганнан соң, күпләп җитештерелә башлагач кына мөмкин булачак, дип сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз