news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт табиблары вируслы пневмония симптомнары булган кешенең гомерен саклап калган

Операция барышында үпкә кан тамырларыннан күпсанлы тромб алганнар.

Әлмәт табиблары вируслы пневмония симптомнары булган кешенең гомерен саклап калган
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 17 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Шушы көннәрдә «Татнефть» ААҖ медсанчастенә Баулыдан 58 яшьлек пациент китерелгән. Компьютер томографиясе пациентта вируслы пневмония симптомнары барлыгын да күрсәткән.  Бу туырда район басмасы хәбәр итә.

Аның хәле бик авыр булган. Табиблар тикшерү барышында үпкә артериясенең массив тромбоэмолиясен ачыклый.

Авыруның гомерен саклау өчен табиблар кичекмәстән операция ясый башлыйлар. Операция барышында үпкә кан тамырларыннан күпсанлы тромб алганнар. 


news_right_1
news_right_2
news_bot