news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 121 кеше коронавирус йоктырган

Үзган тәүлектә 60 кеше терелгән.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә 121 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрылыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«40 кеше хастаханәгә озатылган, 81 кеше өйдә дәвалана», — ди ведомство.

Иң күп авыручылар Казанда — 49 кеше теркәлгән. Чаллыда — 22 очрак, Нурлат районында — 9, Алабуга һәм Түбән Камада — бишәр кеше. Авыру йоктыручылар республиканың 26 муниципалитетында ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле 2021 елның 17 октябренә Covid-19 белән авыруның 28 857 очрагы билгеле. 24 125 татарстанлы терелгән. Үткән тәүлектә терелүчеләр саны — 60.

Элегрәк Россия буенча авыручылар саны артуын хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100