news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб сәламәтлек өчен иң зыянлы эчемлекне атады

Табиб Мясников фикеренчә, баллы газлы эчемлекләр куллану онкология куркынычы китереп чыгара.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Табиб Александр Мясников сәламәтлек өчен иң зыянлы эчемлекне атады.

Табиб һәм «Россия 1» каналы алып баручысы Александр Мясников эфир вакытында файдалы һәм зарарлы эчемлекләр турында сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, баллы газировка сәламәтлек өчен аеруча куркыныч тудыра. Ул бүген әлеге продуктның бөтен җирдә сатылуын да билгели. «Ул — диабет, артык симерү һәм онкологияне китереп чыгара торган әйбер. Бу — чынлап та, остеопороздан башлап онкология һәм йөрәк авыруларына кадәрге юл», — дип аңлата Мясников.

Табиб әйтүенчә, чиста суны да эчәсе килгәндә генә эчәргә кирәк. Әмма тулаем алганда, су сәламәтлек өчен иң куркынычсызы, дип ассызыклый ул.

Мясников чәй һәм каһвәнең да файдалы үзлекләре турында сөйләде. Каһвә йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм бавыр авыруларын профилактикалауга ярдәм итә. Яшел чәй онкологиягә каршы тору үзлегенә ия.

Редингский университеты галимнәре гомер озынлыгын арттыра торган эчемлекнең исемен атыйлар. Сүз көненә бер генә стакан булса да сөт куллану турында бара. Бу очракта организмдагы холестирин һәм ишемия авыруы барлыкка килү куркынычы 14 процентка кимүе дә билгеләп үтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100