news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Офтальмолог балаларның күзләрен ел саен тикшертеп торырга киңәш итте

Аның сүзләренчә, күзләрне элеккечә бер, өч һәм җиде яшьтә тикшертү генә җитми.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика офтальмология клиник хастаханәсенең балалар табибы Ленара Хәнифәтуллина балаларның күзләрен ел саен тикшертеп торырга киңәш итте.

«Балаларның күз сәламәтлеген тикшертү өчен бер, өч һәм мәктәп алдыннан җиде яшьтә барырга кушалар. Еш кына миңа әти-әниләр җиде яшьтә килеп, өч яшьтә барырга өлгермәгәннәрен әйтә. Нәтиҗәдә, җиде яшьтә проблема килеп чыга», — диде Ленара Хәнифәтуллина «Татар-информ» агентлыгында.

Ул амблиопия (күрү сәләте начарлану) 7-8 яшькә кадәр яхшы дәвалануын, ә соң ачыклагач, дәвалау нәтиҗәләре түбәнрәк булуын искәртте. «Боерыклар буенча, медицина тикшерүе өч, җиде яшьтә булса да, күзләрне һәр ел тикшерергә киңәш итәм», — дип белдерде табиб.

news_right_1
news_right_2
news_bot