news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күз табибы: Глаукома соңгы стадияләрендә дәваланмый

Глаукома чирендә генетик бәйләнеш зур роль уйный, ул нәселдән күчәргә мөмкин. Тумыштан да булуы ихтимал.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмохирургы Софья Булгар глаукома чире соңгы стадияләрдә дәваланмавын әйтте.

«Глаукомалы пациентлар арта бара. Бу вакытында ясалган диагностика белән дә бәйле булырга мөмкин. Вакытында диагноз куелса, фаразлар яхшы. Глаукома - ул мәкерле чир. Үзен башында ук белгертмәскә дә кирәк. Глаукома соңгы стадиясендә дәваланмый, 3, 4 стадиягә җиткән сукырлыкны төзәтеп булмый, чөнки күрү нервы зыян күргән була, ә нерв күзәнәкләре кире торгызылмый», — диде табиб.

Аның сүзләренчә, глаукома чирендә генетик бәйләнеш зур роль уйный, ул нәселдән күчәргә мөмкин. Тумыштан да булуы ихтимал.

«40 яшьтән олыракларның күзләрен тикшереп тору шул глаукоманы ачыклар өчен кирәк. Пациент озак вакыт күрү кимүен сизмәскә мөмкин, ә патология инде бар. Глаукома ачыкланса, пациентка икенче күзен игътибар белән карап торырга кирәк. Табибларның бурычы — авыру булмасын өчен, күз басымын киметү», — диде Софья Булгар.

Глаукома вакытында күз басымы күтәрелүе, күрү нервын тернәкләндерү дарулар белән төзәтелә. Нәтиҗәле булмаса, лазер ысулы кулланыла. Лазер алымы да нәтиҗәле булмаса, хирургия юлы белән дәвалау кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100