news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог коронавируска иммунитетның ничек барлыкка килүе турында сөйләде

Covid-19 белән авырган кешедә антитәнчекләр берничә ел дәвамында барлыкка киләчәк.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Коронавируска иммунитет авырганнан соң берничә ел дәвамында сакланырга мөмкин. Бу турыда Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәннни-клиник үзәгенең директоры Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Иммунитет ныграк булыр дип уйлыйм. 2000 ел башында таралган коронавирусның SARS-CoV-1 төре берничә елга антитәнчек барлыкка китерде. Хәзерге коронавирус белән дә шул вазгыять булыр дип уйлыйм», — диде биология фәннәре докторы.

Күзәнәкләр вирусны истә калдыра һәм авыруны йоктырган очракта оператив рәвештә активлашалар һәм вируска һөҗүм итәләр. Шуңа күрә авыруны кабат йоктырган кеше җиңелрәк кичерәчәк.

«Әлегә инфекцияне кабат йоктыру турында санаулы хәбәрләр генә бар», — диде вирусолог.

Интервью тулысынча Sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә була.

Телевизион версияне «Татарстан24» телеканалында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында карый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100