Вируслар буенча белгеч: ХХ гасыр башындагы грипп пандемиясе кабатланырга мөмкин

XX гасыр башында грипп пандемиясе вакытында 100 миллионга кадәр кеше һәлак булган.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Дөнья грипп пандемиясенең кабатлануын көтә ала, XX гасыр башында 100 миллионга якын кеше гомерен алып киткән авыру «испанка» дип аталган. Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикер белән уртаклашты.

«Испанка» кабатлануы (узган гасыр башында грипп пандемиясе) мөмкин вариант», — диде биология фәннәре докторы.

Даими рәвештә, һәр берничә ел саен, кешелек дөньясы пандемия кичерә, әмма элек моны авыр сезон дип кенә атаганнар.

«Хәзер ачык мәгълүмат җәмгыяте аркасында кешеләр моңа күбрәк игътибар бирә башлады. Җәмгыятьнең артык реакциясе аркасында артык чараларга барырга туры килә», — диде тикшеренүче.

Шул ук вакытта вирусолог чикләү чараларының төп уңай ягы сәламәтлек саклау системасын Covid-пациентларга әзерләүне атады. «Табиблар хәзер пациентларны дәвалауның нәтиҗәле беркетмәләрен эшләде. Үлем табибларның авыруларны яхшырак тәрбияләргә өйрәнүләре аркасында кимеде. Хәзер система авыруны азмы-күпме җиңәргә мөмкин», — дип нәтиҗә ясады галим.

Интервью тулысынча Sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә була.

Телевизион версияне «Татарстан24» телеканалында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында карый аласыз.