news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан вакцина эшләү өчен финанслау көтәләр

Тикшеренүчеләргә җәнлекләрдә тәҗрибә үткәрү өчен акча кирәк.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда коронавирустан вакцина эшләүне дәвам итү өчен финанслау көтәләр. Бу турыда Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Хәзер безнең аденоассоцияләнгән вируска нигезләнгән препаратның икенче версиясе бар. Әлегә ул туктатылган. Бездә лаборатория үрнәге бар, әмма җәнлекләрдә тикшеренү уздыру өчен өстәмә акча кирәк, әлегә без көтәбез», — диде Альберт Ризванов.

Татарстан галимнәре вакцина эшләү проектын бу язда шәхси финанслау нәтиҗәсендә башладылар. Ике прототип эшләнде, аларның беренчесен лаборатория җәнлекләрендә сынап карадылар.

«Ул, кызганычка, җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмады. Препаратны эшләгәндә шулай була», — диде биология фәннәре докторы.

Аның сүзләренчә, галимнәр республикада вакцина эшләүгә дәүләт акча бирер дип өметләнә.

Интервью тулысынча Sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә була.

Телевизион версияне «Татарстан24» телеканалында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында карый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100