news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 1,3 тапкыр арткан

Сезонлы инфекцияләр чорында авыручылар тагын да күбәячәк.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар 7770 кешегә җиткән (яки 100 мең кешегә 208,1 авыру). Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова республика Министрлар Кабинетында киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

«Сентябрь белән чагыштырганда, авыручылар саны 1,3 тапкыр артты. Сентябрьдә 721 очрак теркәлсә, 1-17 октябрьдә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 540 яңа очрагы ачыкланган, диелә хәбәрдә.

Сезонлы инфекцияләр чорында авыручылар (атна саен авыртучылар 0,5 процентка) артачак, дип аңлатты Марина Трофимова.

Авыручылар арасында өлкән буыннар 96 процент тәшкил итә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында авыручылар 1,5 тапкыр арткан. Марина Трофимова өлкәннәр өчен үзизоляцияне үтәү мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Ул эш бирүчеләрне андый хезмәткәрләр өчен өйдән эшләү формасын кертергә өндәде.

Бигрәк тә Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Казан хезмәт коллективларында хокук бозу очраклары ачыкланган. Саклык чаралары арасында температураны үлчәмәү очраклары күп теркәлә.

1 сентябрьдән кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) билгеләре булган 5248 бала мәктәпкә кертелмәгән.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин коронавирус таралмасын өчен барлык санитар таләпләрне үтәргә өндәде, шулай ук санитар режимны бозучыларны ачыклау буенча рейдларны дәвам итәргә кушты. Аның сүзләренчә, кабат хокук бозучыларга карата катгый чаралар күреләчәк.

Алексей Песошин коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын үтәүне көчәйтергә, өлкән яшьтәгеләр өчен үзизоляция режимын кертергә, өлкәннәргә азык-төлек һәм дару китереп бирү өчен волонтерлар хәрәкәтен яңартырга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100