Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 дан дексаметазонның нәтиҗәлелеген әйтте

Элегрәк Covid-19 инфекциясеннән кулланылган даруларның күбесе җитди нәтиҗә бирмәде.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Дексаметазон Covid-19 коронавирусының авыр формасы вакытында үзенең нәтиҗәлелеген раслаган бердәнбер дару булып чыкты. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Адан Гебрейесус сүзләренә сылтама белән оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры сүзләренчә, киң күләмле тикшеренүнең нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ремдесивирның һәм интерферонның үлем очраклары кимүенә яки хастаханәдә булу вакытын кыскартуга йогынтысы аз.

Әле элегрәк алынган мәгълүматлар нигезендә оешма гидроксихлорохинны сынауны туктатырга карар кылган, ә аннары Covid-19 инфекциясеннән дәвалану өчен лопинавир һәм ритонавирны кулланмаска киңәш иткән, дип искәртте Гебрейесус.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусны дәвалаганда дүрт препаратның нәтиҗәсезлеге турында кисәткән иде.