news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елы башыннан Татарстан мәктәпләрендә биш коронавирус очрагы теркәлгән

«Өч укытучы, ике укучы авырган», — диде Любовь Авдонина.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яңа уку елы башыннан Татарстан мәктәпләрендә биш коронавирус очрагы ачыкланган.

«Белем бирү учреждениеләренә килгәндә, ковид буенча статистика үзгәрде. Бу инде фаразланган да иде, чөнки укуның 14 көне узды. Бүген Татарстан мәктәпләрендә биш очрак билгеле — өч укытучы, ике укучы авырган. Казанда да, Чаллыда да берәмле очраклар бар», — диде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул балаларны чирдән саклау өчен, грипптан прививка ясатырга киңәш итте. «Уку елын мәктәпкә йөреп башладык, шулай ук ахырга кадәр йөреп укырлык булсын өчен, балалар игътибар үзәгендә булырга тиеш», — диде.

Шулай ук, Авдонина ковид белән авырган кешеләргә дә грипптан прививка ясатырга кирәклеген искәртте. «Вакцинация бик мөһим. Ковид белән авырганнан соң кимендә бер ай узгач, табиб белән киңшкәч, прививка ясатырга мөмкин. Ковидка каршы ике доза прививка ясатканнан соң бер ай узгач, грипптан ясатырга кирәк», — диде.

Любовь Авдонина грипп һәм ковидның билгеләре башлангыч стадиясендә бер-берсеннән аерылмавын да искә төшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100