news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 54 кеше коронавирус йоктырган

Коронавирус белән авырган 38 кеше соңгы тәүлектә терелгән.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда соңгы тәүлектә 54 кеше коронавирус йоктырган.

«Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәче җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, республикада барлыгы 26 мең 318 очрак теркәлгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, коронавирус белән авырган 38 кеше соңгы тәүлектә савыккан. Ковидка шикләнелгән 4,8 мең кеше табиблар күзәтүе астында кала. Бер тәүлек эчендә коронавируска 8,3 мең тест үткәрелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100