news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковид белән грипптан прививканы берьюлы ясарга мөмкин булачак

Әлегә тикшеренүләр бара, шуңа министрлык коронавирус белән грипп прививка арасында бер ай интервал сакларга киңәш итә, дип ачыклык кертте Россия сәламәтлек саклау министры.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән грипптан берьюлы вакцинация ясау мөмкинлеген тикшерә башладылар. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Коронавирустан һәм грипптан берьюлы вакцина ясауның куркынычсызлыгы һәм нәтиҗәлелеген бәяләү өчен җәнлекләрдә тикшерү үткәрәләр. Нәтиҗәләре буенча чираттагы адым буенча карар кабул ителәчәк», — диде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Әлегә тикшеренүләр бара, шуңа министрлык коронавирус белән грипп прививкасы арасында бер ай интервал сакларга киңәш итә, дип ачыклык кертте ул.

«Әлегә коронавирустан прививка ясатмаучыларга беренче чиратта, шул инфекциядән вакцинация узарга тәкъдим итәбез, чөнки ул чир куркынычрак», — диде ул.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100