news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирустан үлем ихтималын алдан ачыклый алачак

Тикшерү үткәрергә ясалма интеллект ярдәм итәчәк.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Ясалма интеллект ярдәмендә коронавирус авыруының ничек узуын алдан ук ачыклап булачак. Бу хакта Nature Medicine журналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренүне халыкара галимнәр һәм медиклар төркеме үткәргән. Белгечләр бөтен дөнья буенча 16 мең зарарланган кеше турында мәгълүмат җыйганнар һәм анализ үткәргән. Федератив ысул дип аталган тестны кулланып, ясалма интеллект ИВЛда булган пациентларга кирәкле булган кислород күләмен санап чыгарган. Шулай ук ковид белән хастаханәгә эләккәч, дәвалана алмыйча үлү очрагын да белә алган.

Галимнәр мондый тестның төгәллеге 95 процент, ди. Гомумән алганда, мондый төр тикшерү биш континентта сыналган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100