news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш эпидемиологы республикада коклюш белән авыручылар артканын әйтте

Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән коклюшка каршы Адасель вакцинасын сатып алу өчен акча бүлеп бирелгән.

Татарстанның баш эпидемиологы республикада коклюш белән авыручылар артканын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов балаларга бума ютәлгә (коклюш) каршы вакцинация үткәрергә өндәде. Ул республикада коклюш артканын билгеләп узды. Бу хакта ул журналистларга Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашуда сөйләде.

«Татарстанда коклюш белә авыручылар артты. Былтыр ул 4,3 тапкыр күбрәк ачыкланган. Нигездә, әле вакцинация узмаган бер яшькә кадәр балалар авырый, аларны сакларга кирәк. Өч айга кадәр без прививка ясый алмыйбыз, шуңа күрә бала белән гел элемтәдә булган кешеләрне вакцинацияләү кирәк. Шул рәвешле, коклюш йоктыру чылбыры өзеләчәк», — диде Лопушов.

Коклюш белән авыру күрсәткечләре арту сәбәпле, өстәмә икенче ревакцинация кертелгән. Баш эпидемиолог Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән коклюшка каршы Адасель вакцинасын сатып алу өчен акча бүлеп бирелгәнен әйтте. Алты яшьтән олы балалар өчен бу вакцина дифтерия, столбняк, коклюштан саклый.

Шулай ук, белгеч моңа кадәр вакцинация уздырылмаган 3-4 яшьлек балаларга да Пентаксим прививкасын ясатырга өндәде. Ул бума ютәл (коклюш), столбняк, полиомиелит, гемофиль инфекция, дифтериядән саклый. «Бу чит илдә җитештерелгән вакцина, элек түләүле иде, — дип искәртте табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100