news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган

Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус йоктыруның 6923 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Каримов). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә.

«Узган тәүлектә республикада 23 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Шулай итеп, Татарстанда коронавирус йоктыруның барлыгы 6923 очрагы теркәлгән», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, коронавирус белән авыручы һәм авыру йоктыруда шикләнелгән кешеләр белән элемтәдә булган 706 кешене табиблар күзәтә.

Республикада коронавирус белән авырган 5617 кеше терелгән, узган тәүлектә — 35 кеше, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100