news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда битлек режимы һәм дистанция саклау таләбе март ахырына кадәр дәвам итәчәк

Тиздән грипп һәм ОРВИ эпидемиясе сезоны башланачак.

Татарстанда битлек режимы һәм дистанция саклау таләбе март ахырына кадәр дәвам итәчәк

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Каримов). Covid-19 коронавирусы белән бәйле вазгыять тотрыклы булуга карамастан, битлек режимы һәм дистанция саклау таләбе ким дигәндә 2021 елның март ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары  Любовь Авдонина хәбәр итә.

«Битлек режимы һәм социаль дистанция буенча таләп грипп һәм ОРВИ эпидемия сезоны буе сакланачак, гадәттә ул март ахырына кадәр дәвам итә», — диде спикер.

Роспотребнадзор вәкиле сүзләренчә, билгеләнгән сроктан соң аны озайту яки кичектерү мәсьәләсе каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100