news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор грипп белән авырмас өчен киңәшләр бирде

2019 елда беренче авыруларны сентябрь азагында теркәделәр, быел әле авыручылар ачыкланмаган.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда әлегә грипп эпидемиясе сезоны башланмады. Узган ел беренче авыруларны сентябрь азагында ачыкладылар. Әмма республикада яшәүчеләргә инфекция йоктырмас өчен профилактика чараларын күрергә кирәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Грипп эпидемиясе сезонында битлек режимы, социаль дистанция, кулларны еш юу саклана. Моннан тыш, бигрәк тә балалар өчен борынны диңгез суы белән юдыртырга һәм оксолин мазен сыларга кирәк. Моны өйдән чыгу һәм кешеләр күп җыела торган урынга бару алдыннан эшләргә кирәк», — диде спикер.

Авдонина витамин эчәргә, саф һавада йөрергә һәм урамда спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100