news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19дан мәҗбүри вакцинация турында хәбәрләрне кире кактылар

Югары риск төркемнәре өчен вакцинаның пилот партиясен РФ субъектларына җибәргәннәр.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, риск төркемендәге кешеләр Covi-19га каршы бары ирекле тәртиптә генә прививка ясатачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Беренче вакцинация медицина хезмәткәрләре, педагоглар һәм кешеләр белән еш контактта булучы, алар белән эшләүче гражданнар арасында үткәреләчәк - аларга, башка россиялеләр белән чагыштырганда, инфекция йоктыру куркынычы күбрәк яный.

«Әмма без мәҗбүри вакцинация турында сөйләшмәдек һәм ул планлаштырылмый да», — дип билгеләп үтте Мурашко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100