news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медицина битлеге өчен вирусны юк итә торган яңа материал кулланылачак

Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә кулланыла торган материаллар бактерия һәм вирусларны үз өслегендә тоткарлау һәм туплау белән генә чикләнә.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). «Милләт сәламәтлеге» фәнни-җитештерү берләшмәсе галимнәре фильтрлар, битлекләр һәм саклагыч костюмнар өчен «Ионит» дигән материал эшләгән. Ул аларның өслегенә эләккән вирус һәм бактерияләрне юкка чыгара ала. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә кулланыла торган материаллар бактерия һәм вирусларны үз өслегендә тоткарлау һәм туплау белән генә чикләнә. Яңа материалның компонентлары исә бактерияләргә күзәнәк мембранасын юк итү юлы белән йогынты ясый, шулай ук вирусларның сүрүе яки турыдан-туры структурасы җимерелә, дип раслый әлеге материалны уйлап табучылар.

Материалның үзлекләрен Россия Оборона министрлыгының «48 Үзәк фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) дезинфектология фәнни-тикшеренү институты федераль бюджет фән учреждениесендә өйрәнделәр һәм расладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot