news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланган

Авырган 28 кешенең сигезен хастаханәгә салганнар, 20 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланган
Рамил Гали

(Казан, 17 август, «Татар-информ). 17 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авырган 28 кешенең сигезен хастаханәгә салганнар, 20 кеше өйдә дәвалана. 

Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр:

18 яшькә кадәр — 1 кеше; 18-30 яшь — 5 кеше; 30-50 яшь — 11 кеше; 50-60 яшь — 5 кеше; 60-70 яшь — 5 кеше; 70-80 яшь — 1 кеше. 

Казанда Covid-19 диагнозы 23 кеше куелган, Алабуга һәм Менделеевск районнарында берәр һәм Яшел Үзән районында өч кеше авырган.

Шулай итеп, республикада коронавирус белән авыруның 6103 очрагы теркәлгән. Барлыгы 4929 кеше савыккан, шул исәптән, дүртесе узган тәүлектә сәламәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100