Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Михаил Мишустин табибларга өстәмә түләүләр белән бәйле планнар турында сөйләде
Премьер Магаданга сәфәре кысаларында өлкәдәге онкология диспансерында булды һәм хезмәткәрләр белән аралашты.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Хөкүмәт яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче табибларга карата стимуллаштыру сәясәтен теге яки бу рәвештә дәвам итү тәкъдиме белән чыкты, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Премьер Магаданга сәфәре кысаларында өлкәдәге онкология диспансерында булды һәм хезмәткәрләр белән аралашты. Табиблар аңа ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде.
«Беренче чиратта сезгә, табибларга, пандемия чорында авыруларны коткарган, кыен хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәт әйтергә кирәк», - диде Мишустин.
Ул Министрлар Кабинетының пандемиягә бәйле вазгыятьне күзәтүен искәртте.
«Ул, әлбәттә, авыру тарала башлагандагы кебек түгел инде, һәм әлеге вазгыятькә бәя бирүне анализлауга карап, без Президентка тиешле тәкъдимнәр җиткерәчәкбез», - дип искәртте премьер.
Мишустин табибларга түләүләр декабрь аена кадәр дәвам итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз