Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөерләр өчен иң зарарлы продукт аталды
Еш кына авыру бөерләр үзен ачык симтомнар белән чагылдырмый, дип искәртә белгеч.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Хәтта сәламәт бөерләрнең дә дошманы — гади тоз, дип сөйләде «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында табиб-нефролог Людмила Артюхина. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Белгеч хәзерге җәмгыятьтә фастфуд һәм ярымфабрикатлар, шулай ук тоз салынган продуктларны артык куллану проблемасына игътибар итә.
«Өстәвенә, кешеләрдә тоз кабул итүчәнлек дәрәҗәсе дә югары», — дип ассызыклады Артюхина.
Аның сүзләренә караганда, еш кына бөерләргә бәйле проблемалар булганда авыр симптомнар күренми, шуңа күрә пациентлар еш кына авыруның җитди стадиясендә үк хастаханәгә эләгә.
Артюхина билгеләп үткәнчә, артериаль кан басымына бәйле проблемалар булган очракта, тикшеренергә кирәк.
Ул бөерләр сәламәтлеге өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, дип нәтиҗә ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз