Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе баш табибы ковидтан вакцина ясатты
Табиб «Спутник V» вакцинасын ясаткан.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын ясатты.
2020 елның декабрендә медицина учреждениесе җитәкчесе җиңел формада COVID-19 белән авырган һәм организмда коронавируска каршы антитәнчекләр барлыкка килгән. Хәзер аларның дәрәҗәсе шактый кимегән. Шуңа күрә баш табиб вакцинация ясау турында карар кабул иткән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Коронавирус белән хәл әлегә киеренке кала, әмма без аны үзгәртә алабыз. Гомер бер генә бирелә, бу хакта истә тотарга һәм, мөмкин булганча, үз сәламәтлегеңне һәм якыннарыңның сәламәтлеген сакларга кирәк. Вакцинация — бүгенге көндә иң акыллы карар. Бу авыруны булдырмау ысулы гына түгел, аны организм өчен минималь нәтиҗәләр белән үткәрү өчен дә кирәк», — диде Рамил Хәмидуллин.
21 көннән соң табиб вакцинаның икенче компонентын ясатачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз