Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Диетолог иммунитетны ныгыта торган биш ризыкны атады
100 грамм кара карлыганда С витаминының тәүлеклек нормасының 22 проценты бар.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Нутрициолог, биология фәннәре кандидаты Александр Мирошников «Москва 24» телеканалына интервьюсында иммунитет өчен иң файдалы биш продукт турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Беренче чиратта белгеч С витамины булган продуктларга игътибар итә. Ул интерферон һәм иммунитет күзәнәкләре эшләп чыгаруда катнаша. Җәйге продуктлардан иң яхшысы кара карлыган, чөнки 100 грамм җиләктә тәүлеклек витамин нормасының 22 проценты бар.
Иммунитетны ныгыту өчен А витамины да кирәк, ул базиликта күп. Бу витамин шулай ук иммунитет күзәнәкләре барлыкка килү процессында катнаша. Мирошников көнгә базиликның өч-дүрт ботагын ашарга киңәш итә. Нутрициолог аның белән бергә В витаминына бай яфрак салаты ашарга киңәш итте, ул стресс белән көрәшергә ярдәм итә.
Табиб сәламәтлек өчен укроп та әһәмиятле булуы турында сөйләде. Анда булган фитонцидлар микробларга каршы тору үзлегенә ия. Иммунитет күзәнәкләре барлыкка китерүдә катнашучы аксымга бай диңгез кысласы (креветка) турында да онытырга ярамый. Табиб аларны файдалы үзлекләрне көчәйтү өчен киптерелгән укроп белән пешерергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз