news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус авыруының 31 яңа очрагы расланган

Тәүлек эчендә «коронавирус инфекциясе» диагнозы булган 38 кеше терелгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус авыруының 31 яңа очрагы расланган

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясен йоктыруның 31 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясенең 31 яңа очрагы теркәлде", - диде Авдонина.

Любовь Авдонина тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясенә 5141 тест үткәрелүен әйтте. Соңгы 14 көндә чит илләрдән килгән 90 кеше күзәтү астында кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, тәүлек эчендә 38 татарстанлы коронавирустан дәваланган. Барлыгы 4017 кеше сәламәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot