news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар COVID-19 инфекциясеннән вакцина куллану ярамаган авыруларны атады

Коронавирустан вакцина иммун системасының авыр хроник авырулары булган кешеләрдән тыш, бар кешегә дә туры киләчәк.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцина иммун системасының авыр хроник авырулары булган кешеләрдән тыш, бар кешегә дә туры киләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры Александр Гинцбург сөйләде.

Ул теләсә нинди вакцинаның хроник авыруларны кискенләштерергә мөмкин булуын әйтте. Шуңа күрә хроник авырулары булган кешеләргә табиб-иммунолог белән киңәшләшергә кирәк, дип искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100