Эксперт Россиядә Covid-19 авыруының икенче дулкыны ихтималы аз булуын әйтте

Агаси Тавадян Россия Федерациясендә халыкны күпләп вакцинацияләү 2021 елдан да иртәрәк башланмаячак дип саный.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручылар саны яңадан арту ихтималы аз, чөнки ул карантин режимы күпкә катгыйрак булган илләргә хас. Бу хакта икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперт Агаси Тавадян РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итә.

Эксперт мәгълүматларына караганда, Россиядә пандемия сәбәпле кертелгән чикләү чараларын 80 проценттан кимрәк гражданнар гына үтәгән. Инфекциянең таралуын булдырмау өчен ул җитәрлек. Шулай итеп, дисциплина булмау сәбәпле, Россиядә әле күпмедер вакыт авыручылар саны күп булу күзәтелер, әмма авыруның икенче дулкыны булмас, диелгән хәбәрдә.

Яңа очраклар арту динамикасы коллектив иммунитет барлыкка килгәнче сакланачак. Авырулар саны коронавирустан вакцина барлыкка килгәч кимиячәк. Тавадян мәгълүматларына караганда, вакцинация 2021 елдан да иртәрәк башланмаячак.

Хәзерге вакытта 150гә якын вакцина эшләнелә. Аларның 23 инде кешеләрдә сынала. Массакүләм вакцинацияләү өчен әлегә берсе генә хупланган.