Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда узган тәүлектә 31 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда 438 586 кеше Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 31 яңа очрагы ачыкланган. Барлык очракта да чир аралашу юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«14 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 17 кеше өйдә дәвалана», — диде ведомство белгечләре.
Авыручылардан 16 кеше Казанда, алтысы — Чаллыда, бишесе Тукай районында яши. Алабуга, Лаеш, Мамадыш һәм Питрәч районнарында чир йоктырган берәр кеше булуы ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 21 998 кешедә коронавирус авыруы булуы теркәлгән. 19 476 кеше терелгән, шуларның 110ы — соңгы тәүлек эчендә.
Татарстанда 438 586 кеше Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узган, 325 756 кеше икенче прививка ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз