news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 авыруыннан уникенче пациент вафат булды

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган, шул кадәр үк кеше терелгән һәм дәвалау оешмаларыннан чыккан.

Татарстанда Covid-19 авыруыннан уникенче пациент вафат булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлемнең уникенче очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Лилия Галимова сүзләренчә, Казанда яшәүче бу кеше 1941 елда туган, ул сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында оештырылган вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә 27 майдан дәваланган. Ике яклы интерстициаль пневмония катлау узу сәбәпле, ул реанимация бүлегенә күчерелгән.

«Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле прогрессив рәвештә начарланды. 30 майда йөрәк тибеше туктау нәтиҗәсендә үлем теркәлде», — дип билгеләп үтте Галимова.

Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен патологоанатомик экспертиза үткәрелгән, аның коронавирус белән авыруны расланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100