news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 58 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырып дәвалана

Статистикага коронавирус белән авырган пациентлар һәм башка авырулар да кергән.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган 58 кеше дәвалана. Бу мәгълүматларны туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәше буенча без 1577 урын һәм 902 ИВЛ аппараты булдырырга тиеш идек. Бүген 58 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына  тоташтырылган. Бу — Covid-19 белән авыручылар да һәм башка авырулар да», — диде министр.

Марат Садыйков әйтүенчә, табибларның бурычы — диагнозга карамастан, һәр кешене коткару.

16 июньгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус йоктыруның расланган очраклары 4 меңнән артып киткән. Шушы вакыт эчендә 2835 кеше терелгән. 1155 пациент дәвалана. Татарстанда 11 кеше коронавирустан вафат булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100