news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары соңгы тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагын ачыклаган

Республикада коронавирус диагнозы куелган 1,1 мең кеше дәвалана.

Татарстан табиблары соңгы тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагын ачыклаган

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан хастаханәләрендә 39 пациентка коронавирус диагнозы куелган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«13 пациент хастаханәдә, 26 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.

Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясендә — 14 кеше. Авыручыларның иң күбе Казанда — 31 пациент. Коронавирус очраклары буенча икенче урында Аксубай районы — анда өч кеше авырый. Чаллыда коронавирусның ике очрагын ачыклаганнар.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 4040 кеше коронавирус йоктырган, аларның 2874е терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 39 кеше. 1154 кеше әле дә дәвалана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100