news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор «Ак Барс» кошчылык комплексы продукциясендә листерия тапкан

Оешмага 300 сумлык штраф салынган.

Роспотребнадзор «Ак Барс» кошчылык комплексы продукциясендә листерия тапкан

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). «Ак Барс» кошчылык комплексы продукциясендә листерияләр табылган. Листериоз белән авырганда кешенең үзәк нерв системасы, бавыр, үпкә һәм репродуктив органнар белән проблемалары булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«2019 елда лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә Бөгелмә шәһәрендә урнашкан «Пестречинка» кибетеннән үрнәк буларак сайлап алынган суытылган ярымфабрикат — бройлер чебеше ботында листерияләр табылган. Ярымфабрикатның җитештерү датасы — 24.10.2019 (җитештерүче — «ПВК «Ак Барс» ҖЧҖ). Үрнәк алганда тышлыкның бөтенлеге бозылмаган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Оешмага 300 мең сум, «Пестречинка» кибете хезмәткәренә 20 мең сум күләмендә штраф салынган.

«Әлеге факт буенча белгечләр «ПВК «Ак Барс» ҖЧҖдә планнан тыш тикшерү үткәрде. Өч үрнәк тикшерелде, аларда листерияләр ачыкланмады», — дип өстәделәр ведомствода.

Быел ведомство 300дән артык азык-төлек продукциясе үрнәген листерия булуга тикшергән. «Азык-төлек продукциясендәге, шул исәптән «Ак Барс» Кошчылык комплексы» ҖЧҖ җитештергән продукциядә листерияләр табылмады», — дип аңлаттылар идарәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100