news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Хастаханәләргә мөрәҗәгать итүнең 90 проценты шикне бетерү өчен булган

Ведомство башлыгы Марат Садыйков сөйләгәнчә, хастаханәләр планлы режимда эшләмәгәндә, ашыгыч мөрәҗәгатьләр саны кинәт кимегән.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Хастаханәләр планлы кабул итүләр өчен ябык булганда, № 7 шәһәр хастаханәсенә һәм Балалар республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итүләрнең 90 проценты шикне бетерү өчен генә булган. Бу хакта туры эфирда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. 

«Элек № 7 шәһәр хастаханәсенең, ДРКБның кабул итү бүлегенә бер тәүлеккә якынча 340-350 кеше мөрәҗәгать итә иде. Хәер, аларның 50 проценттан артыгы хастаханәгә ятудан баш тарта иде, — диде Марат Садыйков. — Бу чорда мөрәҗәгатьләрнең 80-90 проценты шикне бетерү өчен генә булды».

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бу күрсәткеч анализланачак һәм киләчәктә республикада медицина ярдәме күрсәтү системасы үзгәртелергә мөмкин.

Министр әйтүенчә, үзизоляция вакытында ашыгыч хәлләр буенча мөрәҗәгатьләр булмаган диярлек. Поликлиниканың планлы кабул итү бүлекләре ябык иде.

Хәзер Татарстан хастаханәләре эшли башлады. «Халык күбрәк иртәнге 8-11 сәгатьләрдә килә. Төштән соң килүчеләр юк, барысы да тыныч. Әмма без эпидемиологик чараларын үтәргә: битлек, перчатка кияргә һәм дистанцияне сакларга тиеш», — диде министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100