news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Коронавирусны дәвалауда фәнни алга китеш бар

Дексаметазон үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган пациентларның үлем күрсәткечен киметә.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 авыруын дәвалау өчен стероид дексаметазон даруы клиник сынаулар узган. Тикшеренү нәтиҗәсе фәнни алга китеш булуын күрсәтә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры Тедрос Гебрейесус шул хакта әйткән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Тедрос Гебрейесус сүзләренчә, ялкынсынуга каршы препарат дексаметазон — коронавирус белән авыручы һәм үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) яки кислород аппаратына тоташтырылган кешеләрнең үлеме күрсәткечен киметкән беренче дару. Ул әлеге нәтиҗәләрнең «бик яхшы яңалык» булуын ассызыклады.

Тикшеренү Оксфордта узган. Яңа дару үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган пациентларның үлү куркынычын 35 процентка, ә кислород ала торган авыруларның үлү күрсәткечен 20 процентка киметә.

Бөек Британия табиблары коронавирусны дәвалаганда дексаметазон куллануны хуплаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100