news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яраланган укучының әтисе: Улым ике операциядән соң әкренләп аңына килә

Тимурның муенына операция ясаганнар, хирурглар операция вакытында ике кыйпылчык алган.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Казандагы 175нче гимназиядә утлы коралдан яраланган укучы әкренләп аңына килә башлаган. Бу хакта малайның әтисе Марат З. сөйләде.

Тимур Татарстанның Баулы районында туып-үскән. Ул 8 «А» сыйныф укучылары арасында иң нык зыян күргән биш бала белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус бортында Мәскәүгә хастаханәгә озатылган иде.

11 майда, фаҗига көнендә, 14 яшьлек малайга Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары беренче операцияне ясады. Ул чакта Казан табиблары әти-әнисенә операциянең уңышлы узганлыгын, яшүсмернең хәле авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнүен хәбәр иткән иде.

12 майда Тимурның әти-әниләренә алга таба дәвалауны Мәскәүдә дәвам итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр, чөнки анда югары технологияле җиһазлар бар. Башкалага аның белән әнисе очты. Тимурның үпкәләре ясалма вентиляциядә, ул наркоз астында иде. Бу хәлдә аны башкала клиникаларының берсенә илттеләр.

13 май көнне Мәскәү табиблары Тимурның муенына операция ясаган. Әтисе сүзләренә караганда, хирурглар операция вакытында ике кыйпылчык алган. Шулай ук Тимурга кан салганнар. Малайның хәлен табиблар авыр тотрыклы дип бәяләгән. Тимур 11 майдан бирле аңсыз була.

Бүген, 17 майда, Мәскәүгә аның әтисе килгән,әмма табиблар әти-әниләрен реанимациягә кертми. «Бүген без Мәскәүдә, янына әлегә кертмиләр, әкренләп аңына килә», - дип белдерде табиб сүзләрен зыян күргән яшүсмернең әтисе.

Элегрәк «Татар-информ»Тимурның бертуган энесе күрше сыйныфта булганлыгын хәбәр иткән иде. 12 яшьлек Әмир зыян күрмәгән, укытучы ишекне бикләргә һәм шул рәвешле балалар тормышын саклап калырга өлгергән.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100