news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 яңа очрагы теркәлгән

Вирус йоктыручыларның икесе – чит илдән кайтучылар, калган 14е – авырулар белән якыннан аралашкан гражданнар.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 яңа очрагы теркәлгән
татар-информ архивы

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Алтысы хастаханәгә озатылган, 10 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус йоктыручыларның җидесе — 18-30, тагын җидесе 30-50 яшьтә, калган икесе 50 яшьтән өлкәнрәк.

«Вирус йоктыручыларның икесе — чит илдән кайтучылар, калган ундүрте — авырулар белән якыннан аралашкан гражданнар. Казанда — сигез, Теләче районында — дүрт, Мамадыш районында — ике, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә берәр очрак ачыкланган», — дип искәртте Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100