Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Таиландтан Казанга кайткан туристлар «Ливадия»дә беренче медицина тикшерүе узды
Шифаханәгә барлыгы 111 турист урнаштырылды, алар ике атна карантинда булачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Таиландтан Казанга кайткан туристлар «Ливадия» шифаханәсенә урнаштырылды. Иртән алар беренче медицина тикшерүе узды һәм пациентлардан Covid-19 коронавирусына анализ алдылар. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Таиландтан кайтучылар арасында Самара, Киров, Пермь, Пенза кебек күрше төбәкләрдә яшәүчеләр дә бар», - диде ул. Шифаханәгә барлыгы 111 турист (шуларның 17се – балалар) урнаштырылды, алар ике атна карантинда булачак. Аерым алганда, көненә ике мәртәбә аларның температураларын үлчәячәкләр.
Кичә «Казан» халыкара аэропортына Таиландтан Россия туристлары утырган самолет төште. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре очкычта күчерелмә тепловизор ярдәмендә санитар-карантин контроле үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз