news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: ТР медицина учреждениеләрендә Covid-19ны дәвалау өчен барлык шартлар бар

Республикада хастаханәләр тулысынча медицина персоналы белән тәэмин ителгән.

Миңнеханов: ТР медицина учреждениеләрендә Covid-19ны дәвалау өчен барлык шартлар бар

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның барлык медицина учреждениеләре кирәкле җиһазлар, дару препаратлары, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга төбәкләрдә медицина учреждениеләрен төзү һәм үзгәртеп кору барышы турында хәбәр итте.

«Иң мөһиме - квалификацияле персонал тулысынча комплектланган. 4 мең 815 белгеч тулысынча өйрәнү һәм кирәкле яңадан әзерләнүне узды», - диде ул.

Коронавирус инфекциясе булган пациентларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен 3049 урынга 26 дәвалау учреждениесе билгеләнде. 1485 койка үпкәгә ясалма сулыш алдыру (ИВЛ) аппаратлары белән тәэмин ителгән.

«Хәзерге вакытта 1,4 мең урынга 12 госпиталь җәлеп ителгән, калганнарын без ихтыяҗ буенча берничә сәгать эчендә җәелдерә алабыз», — диде ТР Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot