news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Сovid-19 авыруларына дарулар сатып алуга 38 млн сумнан артык акча алачак

Төбәкләргә тулаем алганда 2,7 млрд сум акча юнәлдереләчәк.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстан коронавирустан дарулар сатып алуга 38,6 млн сум акча алачак.

Препаратлар амбулатор шартларда дәваланучы пациентларга биреләчәк, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты карарында.

Төбәкләргә тулаем алганда 2,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Акчаның күбесе Санкт-Петербург пациентларына — 244 млн сумнан артык, Мәскәү өлкәсендә — 199 млн сумга якын һәм Свердловск өлкәсендә 98 млн сумнан артык биреләчәк.

Бүлеп бирелгән акчага табиблар күзәтүендә булган  амбулатор — өйгә дәваланучы пациентлар кирәкле препаратларны бушлай алалар.

«Авыру авыр узганда һәм өзлегүләргә каршы профилактика өчен аларга катнаш дәвалау схемалары билгеләнә. Барлык кирәкле препаратлар да дәвалаучы табиб рецепты буенча бушлай бирелә», - диелә документта.

Элегрәк бу максатларга хөкүмәт 10 млрд сумнан артык акча бүлеп биргән иде инде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100