news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 245 кешенең коронавирус йоктыруы турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми

Мессенджерлар аша таратылган, төнлә вертолетлардан дезинфекция максатыннан дару сиптерәчәкләре турындагы хәбәр дә - провокация.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Коронавируска каршы көрәш штабы Татарстанда 245 кешенең әлеге авыруны йоктыруы турындагы хәбәрне ялган дип атады. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Татарстанда, имештер, коронавирус инфекциясе йоктыруның 180гә якын яңа очрагы теркәлүе турында ялган хәбәрләр тарата башладылар. Әлеге яңалыкларның авторлары ышандыруынча, республикада, янәсе, рәсми мәгълүматлар буенча инде 245 кеше Covid-19 коронавирусын эләктергән. Алар хәтта районнар буенча статистиканы да китерә.

«Саба районында – ун, Теләче районында — алты, Арча һәм Әтнә районнарында берәр пациентка әлеге диагноз куелган, коронавирус йоктыручыларның калганнары - Казан кешеләре. Аларның барысы да күптән түгел вирус йөртүчеләр белән контактка кергән», - диелә ялган хәбәрләрдә.

Болардан тыш, социаль челтәрләрдә тагын бер ялган хәбәр таралды. Татарстанлыларны бүген 23.00-5.00 сәгатьтә хәрби вертолетларның дезинфекция максатыннан дару сиптерәчәге хакында кисәтәләр. Авторлар ишек һәм тәрәзәләрне ябарга, урамга чыкмаска чакыра. Коткы таратучылар ниндидер хәрби частькә сылтама ясый.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, бу хәбәрләрнең барысы да - ялган.

«ТР Президенты шимбә көнне гражданнарны чит илгә сәфәрләрне кичектерергә чакырды һәм Россиянең барлык төбәкләрендә массакүләм чаралар санын киметү кирәклеге хакында белдерде. Ул әлеге чарага тыныч карарга өндәде», - дип искәртте республика вице-премьеры.

Фазлыева шулай ук чит илләрдән кайткан барлык кешеләргә табиблар өйләрендә медицина тикшерүе үткәрүенә басым ясады. Әлеге кешеләрдә коронавирус симптомнары юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100