news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада коронавирус таралган илләрдән кайткан 14 кеше күзәтү астында тора

Түбән Камада коронавирус буенча чираттан тыш утырыш узды.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Түбән Камада санитар-эпидемиягә каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда коронавирус турында сөйләштеләр. Түбән Камада хәзер 14 кеше медицина күзәтүе астында тора. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бездә төрле мәгълүмати мәсьәләләр турында хәбәрләр бар… Түбән Кама муниципаль районы территориясендә бер генә зарарлану очрагы да теркәлмәгән», — дип белдерде киңәшмә башында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Айдар Сәйфетдинов.

Россиядәге вазгыятькә килгәндә, 116 мең тикшеренүдән соң 93 коронавирус очрагы ачыкланган, биш кеше савыгып, аякка баскан. Авыручыларның яртысыннан артыгы — Мәскәүдән. Гомумән алганда, коронавирус җиде дәүләттә: Кытай, Көньяк Корея, Иран, Италия, Германия, Испания һәм Франциядә таралган.

Түбән Камага куркыныч төбәкләрдән кайткан кешеләр ике атнага үз фатирларында изоляцияләнә. Алардан алынган анализлар Казанга җибәрелә: нәтиҗәсе тәүлек дәвамында билгеле була. Түбән Камада хәзер 14 кеше медицина күзәтүе астында тора. «Бу — авыру кешеләр түгел, ә коронавирус очраклары теркәлгән илләрдән кайткан кешеләр», — дип ачыклык кертте Россия кулланучылар күзәтчелеге җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин.

Түбән Камада инфекция таралуга каршы чараларга мөмкин кадәр катгый карарга киңәш ителә: кешеләр күпләп җыелган урыннарга бармаска, кулларны ешрак юарга һәм гаджетларны антисептик салфеткалар белән сөртеп торырга, командировкаларны һәм корпоративларны туктатып торырга. Эш урыннарында хезмәткәрнең тән температурасы 37 градустан югарырак күтәрелсә, аны эштән читләштереп торырга кирәк, дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Венера Рәхимова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100