news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентлар китерелмәгән

Республика клиник хастаханәсендә бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип белдерделәр һәм паникага бирелмәскә чакырдылар.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә дәвалау учреждениесенә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар китерелүе турындагы мәгълүматны кире кактылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең матбугат сәркатибе хәбәр итте.

Мессенджерларда Республика клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентларны китерүләре турында хәбәрләр тарата башлаганнар.

«Әлеге мәгълүмат ялган, ул дөреслеккә туры килми. Кадерле татарстанлылар һәм республика кунаклары! Зинһар өчен, паникага бирелмәгез – Республика клиник хастаханәсе гадәти режимда эшли», - дип белдерделәр медицина учреждениесендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot