news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә 3 621 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 84 250 очрагы теркәлгән.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 3 621 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 392 кеше хастаханәгә озатылган. «18 яшькә кадәрге балалар - 410 кеше», - дип искәрттеләр ведомствода.

Казанда – 1 260, Чаллыда – 531, Түбән Кама районында – 255, Әлмәт районында 246 очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 84 250 очрагы теркәлгән. 2 443 074 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 1,9 миллионнан артыгы вакцинациянең тулы курсын узган. 227 меңгә якын кеше ревакцинация үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot