Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирусның өченче дулкыны булу ихтимал
Covid-19 белән авыручылар санының артуы кешеләрнең үз-үзен тотышына бәйле.
(Казана, 17 февраль, «Татар-информ») Дөньяда коронавируска каршы күмәк иммунитет әле формалашмаган. Димәк, авырулар саны артуы мөмкин. Бу хакта «Россия 1» телеканалында «Вести» программасында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович кисәтте.
«Хәзер икенче дулкын бөтен дөнья буенча авырулар санының кимүен күрсәтә. Коллектив иммунитет җитәрлек түгел, сак булмасак — әйе, өченче дулкын булырга мөмкин», — дип ассызыклады ВОЗ вәкиле.
Шул ук вакытта Вуйнович Covid-19ны пандемия чыганагы түгел, ә бәлки сезонлы авыру дип санарга мөмкин булуына игътибар итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз